Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Мәхәббәт — артык мәшәкать...»
Мәхәббәт - артык мәшәкать, Мин куркам мәшәкатьтән. Кем соң файда күргән әле Сөюдән, мәхәббәттән?!
Ләйлә - Мәҗнүн, Таһир - Зөһрә, Алар янган, ни калган? Берни дә калмаган икән, Димәк, барсы да ялган.
Юк, юк, мәхәббәт турында Сүз кузгатмагыз бүтән. Әйтерләр: бу бичара да Безнең күк юләр икән.
2002.
|