|
|
Кемдер өчен
Онытмассың диеп өметләнмим, Онытырсың хәтта төсемне. Башка хисләр бик тиз күмеп китәр Ялгыш кына күргән төшеңне.
Онытырга теләмәгәндә дә Оныттыра торган сәбәп бар: Икебезне ике төрле итеп Күрсәтә шул безнең сәгатьләр.
Сәгатьләрне дөресләп тә булыр, Тик «дөресләп» булмас вакытны. Кемдер өчен тәүге сөюләр бит Кемдер өчен була актыккы.
2002.
|