Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Гайни
Киткәннәрме соң майлап? Урамнар бүген тайгак. Булмаса да этүче, Егыла һәрбер үтүче.
Мәктәптән кайта Гайни, Аның аягы таймый. Итекләре дагалы — Аның шул шәп чак әле.
Күрә Гайни: бер чатта Бер карт егылып ята. Йөгереп бара, торгыза, Тагын шактый юл уза.
Барган саен, отыры Күбрәк очрый карт-коры. Гайни кебек нык терәк Бик күп кешегә кирәк.
Кычкыра шул чак Гайни: — Минем аягым таймый, Ябышыгыз кулларга, Егылмассыз юлларда!
Арыганнар, талганнар, Егылганнар, ауганнар — Бар да аңа тотына, Зур бәладән котыла.
Командирдай иң алдан Әй басып килә Гайни! Уң ягында ун бабай, Сул ягында ун әби.
|