Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Бүләк итче
Бер көнеңне бүләк итче миңа, Сорамыймын шуннан артыгын. Өр-яңадан терелеп китсен әле Үлеп бара торган шатлыгым.
Шатлык учак бит ул, ә учакка Утын өстәп тору кирәкле. Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп, Салып торам анда йөрәкне.
Йөрәк инде өзелеп бетеп бара, Ягармындыр, ахры, җырларны. Ә ягарга җырларым да бетсә, Ни эшләргә калыр аннары?
Бер көнеңне бүләк итче миңа, Синең нурың калсын өемдә. Кабызырмын аны кояш итеп Җанда кояш сүнгән көнемдә.
2002.
|