Ник чакырдың су буена, Үзең шунда килмәгәч? Ник әйттердең «сөям» диеп, Үзең «мин дә!» димәгәч?
Ник елмайдың каш сикертеп, Яратмагач, йөрмәгәч? Ник ашаттың тозлы балык,Соңыннан су бирмәгәч?
1943, 8 октябрь