Корыч менә шулай чыныкты. Н. Островский Мин мыек та әле кырмый идем Былтыр өйдән чыгып киткәндә; Алтмыш яшьлек картның гомер буе Күргәннәре хәзер җилкәмдә.
Бу бер елда баштан кичкәннәрдән Ми күперде, йөрәк кабарды, Егермедә битем җыерчыкланды, Егермедә чәчем агарды.
Бу порохлы, канлы, яшьле елның Авырлыгы төште аякка. Мина екты мине, егермедә Мин таяндым, ахры, таякка.