Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Бәла
— Мим яратам бер хатынны, Матурларның матуры. Тик шунсы бар: ул матурым Үзе бер ир хатыны.
— Гаҗәп түгел ансы, тик әйт: Ул ирен яратамы? Яратмаса, кыен түгел Төзәтү бу хатаны.
— Ул яратмый бер дә ирен, Җене белән бер күрә. Утырып-утырып бу иренә Чыкканына үкенә.
— Ә алайса ул иреннән Аерылсын, әйт син аңа. Гөрләтеп бер туй итәрсез, Кояш чыгар сиңа да.
— Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа, Алтын синең бу сүзең, Ләкин бетен бәла шунда, Аның ире – мин үзем.
|