Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Кандала
Төрмә күңелсез, анда тычканнар Һәм сәке тулы кандала туе. Кайвакыт шулай мин эч пошканнан Кандала чүплим, ятып көн буе.
Һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен Ватасы иде, сүтәсе иде. Кандала итеп хуҗаның үзен Тотасы иде, сытасы иде.
|