Хөкем булды бүген, аны үлем Җәзасына хөкем иттеләр. Ул еламый, соңгы күз яшьләре Күптән инде агып киптеләр...
Төрмә тып-тын; моңсу караш белән Күктән карый тулган ай гына. Ә ул, мескен, балам — йөрәк парәм, Ятим үсә, диеп кайгыра.
1943, сентябрь