Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
«Уткәндә кичергән...»
Уткәндә кичергән Кайгылар, газаплар Барсы да онтыла, Барсы да җуела.
Төн үтеп, күңелле Көн тугач, азактан Берсе дә булмаган Шикелле тоела.
Аһ, ләкин онтылмый Гомергә, гомергә Электә татыган Шатлыклар, рәхәтләр —
Яндырып йөрәкне, Саклана күңелдә Кадерле минутлар, Бәхетле сәгатьләр.
|