Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Тик булса иде ирек
1
Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Җидгән йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда.
2
Я булсам алтын балык, Ак дулкыннарны кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда.
3
Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә.
4
Юк, барсыннан да элек, Тик булса иде ирек, Кылчым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында.
|