Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яулык
Аерылганда миңа йөрәк дустым Бүләк итте ефәк яулыгын; Мин ярама яптым ул яулыкны Басар өчен агышын канымның.
Кан табыннан куе кызыл төстә Яулык минем йөрәк турында, Сөйли миңа аның җылы назы Һәм ялкынлы сөюе турында.
Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та, Батырларча алга атладым. Яулык шаһит: сине һәм илемне Йөрәк каным белән сакладым.
1942, июль
|