|
|
Кыз җыры
Мин озаттым аны сугышка, Йөрәгемнең сүнмәс кояшын. Мин озаттым аны сугышка, Мәхәббәтем булсын юлдашы.
Авыр булды аннан аерылу, Ни әйтсәң дә күңел — күңел шул! Авыр булды миңа аерылу, Рәхәт булыр кайткач күрешү!
Артык аңа барлык бүләктән Минем аны сөеп сагынуым, Артык миңа барлык бүләктән Батырлыгы белән саулыгы.
1942, июнь
|