|
|
|
|
|
|
|
|
|
Муса Җәлил |
|
|
|
ЯзКүкрәгемне ачтым кояшка, * * * Сикреп-сикреп ага кар суы,Кар суының тибенеп ярсуыннан Гөрләвекләр уйный, котыра. Челтәрләнеп, карлар сүтелә, «Челтер-челтер» көлеп боз кителә, Нурлар, ахры, кытыгын китерә. Сәрвәр күзе төсле зәңгәр күктә, Керфекләре төсле болытлар Аның керфекләре шикелле, Бер таралып китеп, бер кушылып, Кояш битен чәнчеп шаяралар, Бигрәк кызык, бигрәк сөйкемле!.. Шул кызыктан ничек көлмәссең, Шул ямьнәргә ничек сокланмассың, Кара көеп ничек ятарсың! Шул язларны — «Менә безнеке!» дип, Бер иркенләп сулыш алыр өчен Бирмәдемме үпкәм яртысын! Мин шатланам, минем каннарым — * * * Күкрәгемне ачам кояшка, 1929 |
|
|
|