Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Муса Җәлил

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Батрак ана

— «Үгез төсле уллар үстердең,
Үзең һаман кеше эшендә.
Каенана булып утырыр идең,
Ефәк булыр иде өстеңдә!..
Коммун улларыңнан игелек нәрсә,
Качып бетте бар да,
   «Укыйм», дип!
Коммун кем ул,
   Ни намазын тотмый,
Ни чиркәүгә барып чукынмый».
Картлар килеп шулай сөйләнәләр,
Ансыз нечкә күңелен яралап.
Карчыклар да янып тиргәнәләр,
Ялгыз калган көнен сагалап.

Бишле лампа ягып мич алдында,
Батрак ана бүген йон эрли.
Ерактагы коммун улларына
Җылы бияләйләр әзерли.
Берсе язган:
   — «Әнкәй,
   Бу ел уку
Бик озакка барыр, ахрысы,
Җәен лагерь:
Инде шуңа күрә
Кайтып булмас өйгә җәренсез...»

Ана күңеле йомшак,
Ана күңеле
Аяз көнге яңгыр шикелле.
Әле дә менә сирәк керфегеннән
Йөзенә эссе яшьләр сикерде.

Бишле лампа кайчак сәке буйлап
Түргә ташлый тонык шәүләсен.
Анда мүкле калын стенада
Басып тора Ленин гәүдәсе.
Батрак ана, улын сагынганда,
Карап куя шушы сурәткә.
Хәтерендә:
   Аны элгән чакта
Ярсып әйтте улы йөрәктән:
— «Әнкәй, бу — Ленин бу!
Барыбызга  да
Юл күрсәткән Ленин бабай бу!
Син сакла аны, яме?
Ә мин инде
Менә шушы Ленин сабакларын
Укырга, дип иртән барамын...»

Күрше карчык, йонга кергән саен,
Шул сурәткә карап кадалды:
«Ал, дим, Гайни, ал, дим,
   Гөнаһсы зур.
Ничек гарьләнмисең, кара әле!»
Батрак ана алмый,
Сагынганда,
Һаман карый аның йөзенә:
Тирән акыл — уйчан маңгаенда,
Эшчән ялкын зирәк күзендә.

Бишле лампа тагын стенага
Саргылт телен сузып күрсәтте.
Ана тагын аңа карап куйды,
Бер көрсенеп эчен бушатты:
   — «Коммун, диләр.
   Улың коммун, диеп
Ашыйлар бит колак итемне!..
Үлсәң, җеназаңны укымам, дип
Мулласы да кичә төртенде.
Пычагыммы тагын, 
   Тамагым тук,
Эшләп күрәм үзем көнемне.
Батрак өчен һаман янып көйгән
Шул коммунның үзе түгелме!
— Хурлык,— диләр,
Нигә хурланыйм мин!
Җефәк япмаса да өстемне,
Ленин сабакларын укып йөрер
Хөрмә кебек уллар үстердем...»

1928