Яшел кигән ялан уң якта,
Чуар, бөдрә таллар сул якта;
Без барабыз яшен поездында,
Әйтерсең лә, ярып киң яланны,
Омтылабыз күккә — еракка!
Якынлаштык инде кояшның да
Түбәгә үк менгән җиренә.
Сизәм, хәзер чәчем дулкынлана,
Украина,
Синең җилеңә!!.
Украина иле тугайлы,
Тугайлары озын курайлы;
Күрмәс төсле идем бу илләрне,
Совет улы булып үсеп җитеп,
Совет иле итеп күрә алдым.
Сезнең яланда да бездәге күк
Пырлап оча икән тургайлар.
Яулык селким сезгә,
Әй... эш сөйгән
Минем дуслар, минем туганнар!..
Күпреп торган көяз ак каеннар,
Дулкынланып үскән тарылар
Артыбызда көлеп калдылар.
Изүләрен чишкән тулы ирләр
Тарыларын чабып яткан җирдән
Безгә карап чалгы яндылар.
Кычкырасы килде шуларга,
Көч бирәсе килде шуларга!
Безнең алда күпер астыннан,
Үтә торган юлдан — каршыдан,
Икмәк төяп йөкләр уздылар.
Йөк артыннан җыйнау төшкәннәр дә,
Яшь егетләр үткән-сүткәннәргә
Кайсы җырлый, кайсы сызгыра,
Әйтегезче, батыр егетләр,
Советкамы бара бу йөкләр?!
Керфекләрен атып, станциядә
Каршы алды безне Наташа.
Көләч күзе белән күзгә карап,
Күңелкәйне үбеп маташа.
Без озакка түгел, сөйкемлем!
Звонок та сукты икене.
Я, хуш инде,
Я, хуш хәзергә!
Баеп бара кояш, күкнең читен
Мана-мана сыек кызылга.
Аксыл тасма булып безнең артта
Паровозның төтене сузылган.
Төн озакка түгел, төн үтәр,
Матур кояш,
Тагын син иртән
Көләч көннәр безгә хәзерлә!