Карап тордым:
Ничек әкрен генә
Син килдең дә аның янына,
Маңлаеннан үптең,
Чәчләреннән,
Кашларыннан сөйдең тагын да...
Син эндәштең көлеп,
Ул елмайды,
Очкынланды шомырт күзләре.
Шуны күргәч, миндә шатлык туды,
Рәхәтләнеп көлдем, түзмәдем.
Алма гөлләр төсле ул балалар,
Кояш төсле синең карашың.
Син сөясең ана сөюе белән,
Алар бәхете белән янасың.
Мин сокланам сезгә карыйм да,
Сез үбешегез тагын, тагын да...
Сезнең үбеш белән йөрәгемдә
Яңа яшәү дәрте кабына.
Минем истә аны шушы йортка
Китергәндә йомшак әнкәсе,
Суырып-суырып үпте,
Күкрәгендә
Туймас булып сөйде бәбкәсен.
Ул ашыга иде,
Эшле көннәр
Зур эшләргә аны көттеләр.
Ул тиз китте, алма Спартагын
Тагын бер кат кысып үпте дә.
Туптай тулы аның баласы,
Яшен төсле көләч карашы..
Син сөй аны Майнур,
Син көл аңа,
Син куандыр йөрәк парасын.
Кайчак очрыйм аның әнкәсенә
Җыелышларда, райком, клубта.
Ул ут төсле балкый,
Ул яшендәй
Канатлана эшкә, иреккә
Күптән түгел аны горсоветка
Член итеп сайлап куйдылар.
Аның эше безнең бакчабызда
Мәңге үлмәс гөлләр тудыра.
Киләчәкнең корыч күрке төсле
Балкый монда аның баласы.
Син сөй аны, Майнур,
Син көл аңа,
Син шатландыр көрәш алмасын.
Безнең эзләр тирән салынсыннар,
Юлларыбыз ерак үтсеннәр.
Басуыбызда мәңге көлеп торган
Күп җимешле гөлләр үссеннәр.
Талмас куллар бүген эш өстендә
Тизләтсеннәр алгы уңышны.
Көлә белик көләч бәхетләргә,
Сөя белик матур тормышны.