Аяк очын гына җирдән сөйрәп,
Больнис түренә табан авыштык.
Безне күреп, авыру иптәшебез
Күз яшьләре белән күреште:
«Килегез, килегез...
Үләм бу тынлыктан,
Җан дусларым, тизрәк килегез...
Су бирмәгез миңа,
Даруын да,
Җан бирегез,
Шау-шу бирегез... »
Керфекләре көйгән нурсыз күзләр
Һаман әле көлеп карыйлар,
Акрын тибә йөрәк,
Ә күңелдә
Сүнмәс дәртләр үлем тынлыгына
Батырланып бармак яныйлар.
«... Тәрәзәдән кайчак тонык кына
Кала гөрләвеге ишетелә.
Яшьнәп үтә утлар,
Куыша-куыша
Шәүләләнеп минем өстемдә.
Кайчак кояш, юри үртәгәндәй,
Югарыдан миңа елмая.
Сизәм,
Тормыш ага ташкын төсле,
Көннәр оча, охшап җилләргә.
Сизәм.
Әле дә безнең урамнарның
Иртәләре гөрләп туадыр.
Әле дә мин эшләгән станокның
Тәгәрмәче уйнап торадыр.
Боз салкынын тоям тәнемдә,
Ут ялкыны ләкин җанымда.
Мин ышанмыйм,
Юк,
Мин үлмәм әле,
Мин яшәрмен әле тагын да...
Бик күп эшләр менә бүген генә
Өзелеп тора минем кулымнан.
Өзелеп сагынам, дуслар,
Өзелеп сагынам —
Эшле көннәремне күрергә.
Бер ел булыр һаман Биби белән
Уйлап йөрдек икәү заводта
Яңа төрдә насос ясатырга,
Яңа план төзеп алдык та.
Яңа гына керешеп тора идек
Күрше авылда артель төзергә,
Бик күп уйлар,
Яңа эш төрләре
Тулып ята иде үземдә.
Яңа гына әле клубка да
Радио алган идек берләшеп.
Килегез, дуслар,
Тагын-
Тагын бер кат
Шул эшләрне сагынып сөйләшик...
Ачыгыз, зинһар, минем тәрәзәмне,
Станогым тавышын ишетим...
Минем каннар әле дә шулай тибә,
Шулай сөя күңлем ирекне... »
Без ачмадык аңа тәрәзәне,
Шулай кушты больнис картлары.
Ул — мескенем,
Авыр ютәл белән
Мендәренә буылып капланды:
«... Ютәл буа,
Тырный йөрәгемне,
Интектереп, эчтән кан килә:
Үпкә череген төкрәм,
Яңакларым
Көннән-көнгә эчкә тартыла.
Чахотка, ди доктор,
Төзәлмәс, ди.
Үлем көтә, диләр, алдымда.
Юк, мин үлмәм, үлмәм,
Мин яшәрмен,
Мин яшьнәрмен әле тагын да... »
Көннәр үтте.
Бүген тагын менә
Сагынып килдем аның янына.
Тирән күзләр сүнеп ябылганнар,
Ябык куллар суынып салынган.
Ул сөйләшми хәзер.
Тик тын гына
Балкып яна көләч керфеге.
Синме, Рауза —
Мәңге көләч Рауза,
Үлем тынлыгына өртелдең?!
Ашыгып барыл ачтым тәрәзәне,
Тыңла, Рауза, әле дә урамда
Гөрләп туа хезмәт иртәләре,
Уйнап тора корыч станнар.
Әле дә кояш шулай югарыдан
Вышкаларны санап елмая.
Тормыш кайный шахта казаныдай,
Көннәр оча охшап җилләргә.
Сезнең артель инде күптән эштә,
Эшкә керде күптән насос та.
Бигрәк җанлы хәзер безнең тирә —
Гөрләп тора җырдан, тавыштан.
Беләкләрдә көчләр бетмәс төсле,
Тынмас төсле каннар тамырда.
Без яшәрбез, Рауза,
Без үлмәбез,
Без яшьнәрбез әле тагын да...
Ул эндәшми.
Бары тыныч кына
Балкып яна көләч кабагы.
Яшьнәп үтә аның йөзе буйлап
Трамвайның кызыл фонаре.
Тәрәзәне көчле калтыратып,
Таш урамнан завод кычкыра.
Тышта тормыш,
Тыштан дулкынланып
Үлмәс эшнең тавышы ишетелә.