Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Муса Җәлил

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

«Мещанка»

Доклад бетте.
   Залда беркемнең дә
Кузгалырга көче җитмәде,
Кан сибелде сизгер йөрәкләргә,
Күз аллары кинәт томанланды,
Ачынып, әрнеп күңел сыкрады. 
   Тагын...
   Урамнарны көнчыгышта 
   Эшче каны белән юганнар. 
   Хатыннарны хурлап таптаганнар 
   Нәни балаларны буганнар.
Тагын...
Ирек, икмәк сораганга,
Төрмәләргә эшче куылган

Авыр тойгы белән бар да, бар да
Төенләнеп калды күңелдә.
   Доклад бетте,
   Ләкин киң зал эче
Озак калды үле тынлыкта.
Нәкъ шул вакыт студентка Рауза
   Сикреп чыгып басты бушлыкка.
Еш-еш ала сулуын,
Йөзләренә
Кан йөгергән кызып ярсудан.
Өзеп карый тулы күз алмасы
Ерткычларга туган ачудан.

—  Җитәр!—
   Диде көчле тавышы белән
Зал яңратып батыр кычкырды —
—  Җитәр, козгыннарга, еланнарга
Аш итәргә хаклы эшчене!..
Дуслар, минем теләк:
   «Шушында ук,
Хәл җиткәнчә җыеп һәркемнән,
Кытай эшчеләре файдасына
Акча салыйк эшче Кантонга».

Рауза — завод күрке,
Эш кырында
Чәчәк аткан аның йөрәге.
   Ә мин — юләр,
   Сине үткән көнне
   Ал бизәкле күлмәк кигән өчен
   «Мещанка» дип көлеп йөдәдем.

Авыр булды,
Кинәт колакларым
Кызарганны сиздем үземдә;
Керфегемне түбән салындырдым,
Очрамас өчен күзенә.

Эшче Кантон каный...
   Аны эшчән
Яшь Раузалар ямар, юарлар...
Эшче Кантон әрни...
   Аның бурычын
Сафта торып алар түләрләр.
Эшче Кантон яңа көчләр көтә,
Ул көтүне Рауза ишетте.

 Ә мин шул Раузага оялмыйча, 
   (Ал чәчәкле күлмәк кигән өчен) 
   «Мещанка» дип һаман үчектем.
Тупас шелтәм, шиксез, йөрәгендә
Төер булып озак калгандыр.
Нәрсә белән юыйм, әйтче, Рауза,
Үлчәүсез тел әйткән ялганны?!.

— «Егет... диде,
   я, син ничә тиенгә?»—
Килеп җитеп минем каршыма,
Күзләремә карая елмайды да
Шаянланып тартты чәчемнән.
— Яз, өч сумга!.. —.
   дидем, ул шатланып,
Минем кулны алып кысты да;
— Яшә!.. —диде,
   Ә мин, газапланып,
Күз ташладым күлмәк өстенә.
— Син мещанка түгел...
   Кичер мине...
Ул кычкырып көлде кинәттән:
— Ал күлмәктәмени мещанкалык,
Шат йөрәктә көрәш дәрте янса,
Эш уйнаса талмас беләктә?!

1927