Керфегеңнең күксел күләгәсен
Көләч кабагыңда уйнатып,
Кайнар көннең күкрәп көлүенә
Җавап биреп өйрән син, матур!..
Күкрәгеңә матур чәчәк кадап,
Шул чәчәккә охшап елмайсаң,
Шул чәчәкләр белән чәчкәләнеп
Үскәнеңне сөеп мин язсам —
Кайберәүләр тиргәп сукыраналар,
Чит итәләр безне кайчакны!
Син әйт миңа:
Безнең хак юкмыни
Үз итәргә матур чәчәкне!
Бөек эшле еллар,
Яңгыр төсле,
Тирбән, сыйпап сине үстерде;
Шуңа күрә син бит һәр иртәне
Көлеп каршыладың, уз күрдең.
Кайберәүләр, кансыз билчән төсле,
Үскән чакта көеп, каралып,
Син, күңелле алсу чәчәк төсле,
Һәр эшчәнне сөеп карадың.
Күкрәгеңә кунган чәчәк төсле,
Син көнебезнең матур чәчәге,
Без кояшлы көндә —
Шуңа күрә
Син кызарып балкып яшәдең.
Безнең көннәр генә
Җир йөзенә
Тудырдылар үзенең көченә
Нык ышанып, батыр көлә белгән
Шат йөрәкле көләч кешеләр.
Шуның өчен көләч батыр йөзең
Сокландыра мине, сөйгәнем!
Тик чәчкәле керфегеңнән элек,
«КИМ» билгесен таккан йөрәгең.