Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Кичә күр, иркәм...
Кичә күр, иркәм, нидер иткәннәрем, Гамь заманында яман әйткәннәрем. Күргәнең миннән яфаларны оныт- Әйдәмә яд, ул хафаларны оныт! Әмма шул көннәрне, кем, булган иде, Гыйшык илән моңлы күңел тулган иде. Уйнашыр, уйнар идек без мәңгү шад, Шул заманнарны онытма, әйлә яд!
Гамь заманында - кайгылы чагымда. Әйләмә яд - искә төшермә, телгә алма.
1906
|