Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Еракта калган эпизод
(«Алтын тайга» трагедиясеннән)
Кояш Байкал аша Европага китә, Бодайбода урынбасар ай кала, Оймяконнан килгән якут салкыны Аргиш итеп йөри тайгада. Җәелеп киткән ерак кар чүлләре, Карга чумган каюр чумнарын Эзләп чапкан этләр кәрваны, Нарт эзләре күздән югалды. Саглам карагайлар шартлап ярыла, Морҗаларда буыла төтеннәр, Градусникта терекөмеш туңа, Тынып йоклый зәңгәр төлкеләр. Шул тайгада, шундый төннең берсе, Миллион еллар, бәлки артык та, Ерак чорда суынып калган Мәңгелек туң катлау астында, Әкияттәге дию йортысыман Рудник забоенда төн ката Таучы кәйлә белән туң җир чаба, Маңгаеннан аның тир тама. Тынлык!
Күңел шау-шу сагынып интегә, Ымсыз тынлык, сине кем буган? Шуңар: шәм маеның тымызык эрүе дә гөрләп янган төсле тоела. Караңгы!
Гомере кояш белән очрамыйча Дөмегеп яткан тирән җир асты, Өстеңдәге җитмеш кара төнне Бергә җыйсаң, болай булмастыр. Салкын!
Планетаның үлеп суынган Туң тәненнән шыксыз ис килә; Ай-ваена карамастан, җәһәннәмне Сөйрәп төшсәң иде бирегә... Таучы һаман туң җир чаба, Маңгаеннан аның тир тама, Куллар тала, кәйлә читкә ава, Ә түшәмнән ташлар ыржая. Балчык белән катып беткән учын Шәм нурына якын китерде, Уч төбендә исә гамьсез генә Ауный иде алтын бөртеге. Кинәт, Тау башыннан ыргылучы аю төсле, Актарылды забой түшәме. Таучы тынды, аның соңгы тапкыр Тартышуын күреп, шәм сүнде.
Бу минутта шаулы җир өстендә Алтын саный иде бугай миллионер. Гүзәлләрнең балдакларын мактап, Рифма сайлый иде бер шагыйрь...
Оймякон — җир шарының «салкынлык котыбы». Аргиш — төньяк халыкларында махсус күчеп йөрү. Каюр чумы — эт яки болан ямщигы йорты.
|