Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Демьян Фәтхи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылында крестьян гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч белем алгач, Самара (хәзерге Куйбышев) шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында укый. 1926 елда Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Шул елларда аның әдәби эшчәнлеге башлана. Утызынчы еллар урталарында ул Ерак Көнчыгышка китә, анда сигез ел эшләгәч, Бөек Ватан сугышы алдыннан Казанга кайта. 1941 елда ул фронтка китә, Сталинград сугышларында катнаша, берничә тапкыр яралана. Дошманны куа-куа Украина чикләренә кадәр барып җитә. Демьян Фәтхи 1943 елда Кантимерово (Воронеж өлкәсе) янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.