Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Фәтхи Бурнаш

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Тынлык авазы

Ник, диләр, шагыйрь, сиңа тынлык ливасын тактылар?
Ник, диләр, очмый күңелле күкрәгеңнән чаткылар?
Сайламыйсың ник, диләр, син назлы хурлар балдагын?
Мактамыйсың ник, диләр, канлы сугышлар байрагын?
Уйнамыйсың ник, диләр, шат кылларыңны тибрәтеп,
Назламыйсың кулларыңда ак беләгең тирбәтеп?
Буйламыйсың ник, диләр, серле кызыл гөлләр багын,
Җырламыйсың ник, диләр, мактап матур җәйләр таңын?

Уйнамый дулкын бәреп яр читләрен, җил булмаса,
Үсми хөрмә таллары комнарда, гәр Нил булмаса;
Таммый тамчы, дәрьядан калыккан болытлар булмаса,
Кайдан алсын чишмәләр җан, «Эльбрус»лар булмаса?!
Сайрамый былбыл, кунып сайрарга таллар булмаса,
Җырламый җырчы, күгендә сандугачлар булмаса,
Соң ничек бәйрәм сазын чалсын бу җырчың? — Уйласа!..
Бер генә яфрак та ул кунган агачта булмаса...
Бер генә яфрак та язмыштан изелгән халкына...
Һәр туганы ләхтенә сарлып өмитсез ыңраша...
Ни кирәк чапкын көрәш, салкын йөрәктән башкасы,
Ил эчендә им өчен кипкән сыныклар булмаса?..

Лива — әләм.