Әйдә, ярлы, арма әйдә, алга син юллар яса;
Сайла юл да, таймый омтыл үргә — йолдызларгача.
Ни гомер байлык, «мәһабәт»ләргә кол булдың, җитәр!
Бас югалткан тәхтеңә, каршыңда «гаднан»нар яса!
Кан белән син ни гомер алтын тәхетләр сакладың,
Инде тамган эзләреңдә син кызыл гөлләр яса!
Күпме маңгай тирләреңнән нурлы гөлләр өзделәр,
Ул мөкатдәс тамчылардан инде сөмбелләр яса!
Ач, ялангач гаиләңнең аһ-зарын саз иттеләр,
Инде ул зар урнына сайрар асыл кошлар яса!
Әйдә, түккән күз яшең җәүһәр, көмеш күлләр яса,
Читләрен гөлләр ясап, гөлләрдә былбыллар яса.