Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Казаным
Казаным, Казаным! Җир йөзендә синнән Матуррак калалар Күп алар! Мин беләм Рим, Парижлар данын... Күңелем аларның Берсенә генә дә Алыштырмас сине, И минем Казаным!
Казаным, Казаным! Яңарган урамың... Татар һәм рус сүзе һәр якта яңгыравын Мин тыңлап барамын, Кремль диварын Сәламләп Иделем Дулкынын уйната — Бу минем Казаным!
Казаным, Казаным! Болагың, Болгарың, Чокырлы юлларың Тыңлаган Тукайның Ютәлләп узганын... Ул бүген бакчада, Металлга төренеп, Киләчәкне күзли - Бу минем Казаным!
Казаным, Казаным! Мәйданда Ильичым Күзәтә шәһәрнең Зураеп, яңарып Гел үсә барганын. Шат яшьлек шәһәре, Зур юллар шәһәре, Шат җырлар шәһәре И минем Казаным!
|