Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Кояш каршылау
Мин адаштым юлдан, төн караңгы, Белмим, нидер көтэм. Кайда икән минем якын дуслар? Кайда минем иркәм?
Басып торам текә яр читендә, Карыйм тирә-якка, Шул чак янгын кебек алсуланып Батыр кояш калка.
Кулы белән нәфис пәрәнҗәсен Акрын ачкансыман, Тирә-ягын һаман яктылата, Күтәрелә томан.
Тормыш чишмәсенең горур адымын Тәбриклиләр кошлар, Чәчәкләрдән ява бертуктаусыз Рәхмәтле алкышлар.
Кызганмый ул — минем өскә Сибә көләч нурын, Хәтерләтеп анам иркәләвен, Аның йомшак кулын.
Уртаклашам йөрәк кащыларын Мин дә аның белән, Кояш бабай, барыр юлым кайда? Дигән сорау бирәм.
— Әнә минем нурлар, — ди ул миңа, — Курыкмый һичбер нидән. Шулар кебек син дә батыр бул, Үрнәк алып миннән.
Төн артыннан көннең туарына Ышанычың тираән. Китәр кайгы, килер шатлык тиздән, Тиздән, тиздән, иркәм.
Барыр юлың үлем, — ди ул миңа, — Мин калыккан чакта Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны, Үлеп минем хакка.
Шунда синең дуслар, якын анаң, Шунда синең иркән, Һәр көн саен кайнар сәламеңне Мин аларга илтәм.
Саубуллаша, үрли югарыга, Ә мин түбән калам, Алып килә төсле җылы нурлар Туган илдән сәлам!
|