Булгач давыл ничек шауламасын, Чайкалмасын камышы, Ярсый йөрәк, дулкынлана, — Авыр-авыр сагышы!
Беренче кат күзем кояш күргән Җирләр ерак калды.Тирә-ягым көзге болыт кебек Кайгы чорнап алды.
Туган илем, барлык рухым сиңа, Барсын синең өчен!.. Якынлыгың синең белмәдем мин Ерак китми торып, Ничек яшьлек тәмен без белмибез, Картлык килми торып!