Кара бөдрә чәчең кыңгыр салып, Мәктәбеңнән кайткан чагыңда, Сөйләдең син миңа укуыңда Булган уңышларың хакында: — Зур шатлык бу миңа, Зачетымны Отличнога бирдем бүген дә.
Тиздән менә, тиздән, мин очармын Илебезнең зәңгәр күгендә... Данлы эшкә булган ашкынуың Чыккан иде алсу йөзеңә, Йөрәгеңнән чыккан шатлык нуры Балкый иде матур күзеңдә.