Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яшәүгә гимн
Рәхмәт сиңа, Кояш, нурларыңнан Җырларыма якты моңнар иңде; Мин аларны һәркөн җырлар идем Офыкка баш куеп тыңларсыңмы?!
Яшәү дигән нәрсә иллә рәхәт - Таң каласың һәрбер туган көнгә; Ярый әле, мин - антимин түгел, Антикояш түгел, Кояш, син дә.
Хыял белән генә җитә торган Ул дөньялар безгә нигә кирәк?!
Галактикаларны ера-ера Чиксезлеккә күп ашкынды йөрәк..
Нигә безгә чиксезлекнең чиге, Бәхет барда Җирдә, яшәү барда? Мәңгелеккә илче булыр өчен Безнең җаннар күчә балаларга.
Без үлемсез - безгә дәвамчы бар, Яшәү кала җирдә, хыял кала; Әнә, Кояш, сиңа кулын сузып Бишегендә ята сабый бала.
|