Хәтерләмим, илгә дошман килгәч, Әтием ничек солдат булганны да, Билләренә каеш буганны да, Күзләренә яшьләр тулганны да, Ул киткәчтен койма ауганны да, Соңгы хатын аның алганны да.
Дүрт ел үтте. Бер көн әни әйтте: «Зарыктырып көткән җиңү килде, Ир затыннан йортта хәзер инде Син бер үзең генә калдың», — диде. Мин малай чак белән саубуллаштым, Койма төзәтергә чыгып бастым.