Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Беренче мәхәббәт
Хәтердә ул тыныч айлы кичләр, Хәтердә бормалы су юлы. Онытылмый беренче саф мәхәббәт — Онытылмый Агыйдел сылуы.
Сүземнең йөрәктән чыкканнары — Керсезе сөйләнде аңарга. Ул гүзәл көннәрне хәтерләсәм, Иң якты хисләрем яңара.
Ул мине утларда яндырды да, Тилмертте аерылу газабы. Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең Кавышу булмады азагы?!
Юлларда киртәләр очратсагыз, Күңелегез булса нык яралы, Сез искә алыгыз яшьли сөйгән, Беренче яраткан ярларны.
|