Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сугышчы турында җыр
Сафта бара әнә бер егет, Юк, бер генә түгел — мең егет. Мең егеттән алда бер егет — Ул сугышчы, кызлар, белегез.
Яшел кием аның өстендә, Кызыл йолдыз аның түшендә, Очкын кала баскан төшендә — Ул сугышчы, кызлар, белегез.
Сары каеш аның билендә, Матур мылтык аның иңендә, Минем бөек туган илемдә — Ул сугышчы, кызлар, белегез.
Сагыш нуры шаян күзендә, Моңлы тавыш дәртле сүзендә, Изге теләк аның күңлендә — Ул сугышчы, кызлар, белегез.
Туган илен өзелеп сөюче, Аның өчен утка керүче, Аның өчен җанын бирүче — Ул сугышчы, кызлар, белегез.
Сугышларда тиңсез гайрәтле, Җиңүләрдә чиксез шөһрәтле, Мәхәббәттә иң саф йөрәкле — Ул сугышчы, кызлар, белегез!
|