Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхмәт Юныс

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әхмәт Юныс (Әхмәт Юныс улы Юнысов) 1916 елның 15 октябрендә Татарстан АССРның Кукмара районы Әсән Елга авылында туа. Җидееллык белем алганнан соң башлангыч мәктәптә укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. 1935-1937 елларда — Чиләбе өлкәсендә укытучы, Донбасста пропагандист. 1937 елдан — Татарстан китап нәшриятында редактор, республика газетларында әдәби хезмәткәр. 1939 елда үзе теләп фин сугышына китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Сугышның беренче елларында Ә. Юныс Апас районының Чурибураш МТСы политбүлегендә эшли. 1942-1943 елларда ул «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасында хезмәт итә, шунда 1943 елда КПСС сафларына кабул ителә. 1945-1949 елларда шагыйрь Казан дәүләт университетында укый, аннары янәдән Татарстанның яшьләр матбугатында эшли. 1957-1958 елларда ул Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире булып тора.

Ә. Юныс үзенең беренче шигырьләрен утызынчы елларда Донбасс шахтерлары арасында эшләгәндә үк яза. 1939 елны СССР Язучылар союзына член итеп алына. Ул үзенең иҗади гомерендә дистәдән артык шигырь китабы бастырып чыгара.

Ә. Юныс 1976 елның июлендә Казан шәһәрендә вафат була.