Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Мөхәммәт һәм тау
(Мәсәл)
Бөтен төше Төзү чималлары белән тулган, Ләкин район үзәгеннән ерак торган, Зур гына Тауларның берсе,
Мөхәммәтнең килүен бик озак көткәч, Көтә-көтә тәмам арып беткәч, Аның янына Карар бирде беркөнне үзе барырга.
«Каршысына Тау хәтле Тау баргач, Һичшиксез, игътибар итми калмас, Бөтен байлыгымны казытып алыр Һәм производствога файдаланыр!» — Дип уйлап ул эченнән генә, Килеп җитте район үзәгенә. Ләкин Мөхәммәтнең секретаре Җибәрмәде аны бусагадан ары.
— «Кертә алмыйм, — диде ул аңарга, — Бүген аның Үзенә кирәкле төзү чималларын Үзәктән җибәртүен сорап, Елап-елап, Ялвара торган көне Аллага». Рөхсәт итмәде хәтта көтәргә: — «Андый көнне Кабул итми ул, — диде, — беркемне. Килегез сез, — диде, — иртәгә!.. » Һәм Тауга, Буйсынып секретарьга, Туры килде акрын гына кайтып китәргә.
Мондый Мөхәммәтләрне Безнең заманда да хәтта Очратырга мөмкин әле Кайбер промкомбинатта.
|