Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Хакыйкать төсе
Хакыйкать ул Асылда Ап-ак була. Ана сөте төсле Саф, пакь була.
Хакыйкатьнең була Кызылы да, Канга манчылганда Көрәш кызуында.
Хакыйкатьнең булмый Чуары, аласы Һәм шулай ук булмый Карасы.
Хакыйкать ул Асылда Ап-ак була. Ана сөте төсле Саф, пакь була.
Хакыйкатьнең очрый Кайчак сарысы, Чагылганда аңарда Җиңелү сагышы.
Тик саклагыз аны Пычратудан: Күгәрә һәм пычрана ул Тик ятудан!
|