Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхмәт Исхак

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әхмәт Исхак (Әхмәт Габдулла улы Исхаков) 1905 елның I маенда Казан шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. Җиде яшендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1919 елдан укуын Казандагы татар педагогия техникумында дәвам итә. 1922 елны аны тәмамлый, комсомолның Татарстан өлкә комитеты янындагы матбугат бүлегендә экспедитор, аннары экспедиция мөдире булып эшли. Шушы елларда ул, революция алып килгән социаль үзгәрешләр белән рухланып, шигырьләр яза башлый. «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла.

1925 елда Таткино оешмасы аны Мәскәү Дәүләт кино техникумының сценарий бүлегенә укырга җибәрә. Әмма бу бүлек шул елны ук бетерелә һәм шагыйрь Мәскәүдәге «Эшче» исемле татар газетасы редакциясендә эшли башлый, М. Җәлил белән якыннан аралаша, үзенең шигырь китапларын бастырып чыгара.

1928 елда Ә. Исхак Казанга кайта, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы һәм «Чаян» журналы редакциясендә, 1939-1942 елларда СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып эшли, 1939 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Ә. Исхак 1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, взвод командиры һәм хәрби журналист була. 1963-1967 елларда ул «Чаян» журналының баш редакторы булып эшли.

Ә. Исхак үз әсәрләрен язу белән беррәттән дөнья поэзиясе классикларын татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә күп эш башкарган язучы.

Шагыйрь 1981 елда вафат булды.