Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Идел бит
Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн — Без аерылган көн бит ул.
Иркәм йөри еракларда Туган якларын уйлап. Бер кайтмаса да бер кайтыр Идел буйлап, су буйлап.
Ярга басып, сулар алып, Су сибәм гөлләремә. Мәңге шиңмәс гөлләр булып Калдың күңелләремдә.
Идел дулкынына карыйм Җәйнең алсу таңында. Тормыш дулкыннары безне Кавыштырыр тагын да...
|