Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхмәт Ерикәй

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әхмәт Ерикәй (Әхмәт Фазыл улы Ерикиев) Көньяк Урал тауларының Башкортстанга кергән өлешендә, Өлкеде дигән авылда ярлы крестьян гаиләсендә туа. Гаилә ишле булу сәбәпле, Әхмәт кечкенәдән үк җәйләрен көтү көтә, авыл байларына көнлекче булып тора, кышларын мәдрәсәдә белем ала. Үсә төшкәч, әтисе белән Златоуст, Түбән Уфалы һәм башка шәһәрләргә барып ялланып төрле эшләрдә эшли. Бер үк вакытта белемен күтәрә, шигърият белән кызыксына, рус телен һәм әдәбиятын үзләштерә. Бөек Октябрьдән соң 15 яшьлек Әхмәт туган якларында волость ревкомы эш кәгазьләрен күчереп язучы, соңрак волость башкарма комитеты секретаре булып эшли. 1920 елда комсомол, 1924 елда партия сафларына алына. 1927 елга кадәр ул кантон участок судында һәм партия комитетында эшли. Шул елларда беренче шигырьләре матбугатта басыла башлый.

1927 елдан Ә. Ерикәй Мәскәү Дәүләт журналистика институтында укый башлый, Мәскәүдәге татарча газета-журналларда әсәрләрен бастыра, үзе дә редакцияләрдә эшли. Журналист буларак ул илнең төрле почмакларында була, күргәннәрен әсәрләрендә дә чагылдыра.
1932-1935 елларда ул Гослитиздат нәшриятының СССР халыклары әдәбияты секторында редактор һәм мөдир, ТАССРның Чистай МТСы политбүлеге газетасы редакторы булып эшли. Шагыйрь 1934 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына. 1935 елда яңадан Мәскәүгә кайтып, әдәби-иҗат эше белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында Ә. Ерикәй фронт газеталарында хезмәт итә, 1945-1950 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшли. Ул 1946 һәм 1950 елларда СССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана.

Шагыйрь 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат булды.

Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь булып танылды. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган.