Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Берсе алма, берсе хөрмә
Матур кызлар суга бара, Чылтырый чиләкләре; Берсе — сирень, берсе — роза, Берсе — гөлнең зәңгәре.
Матур кызларны күргәндә Ярсып тибә йөрәгем; Берсе — алма, берсе — хөрмә, Берсе — кура җиләге. Өчесе дә бигрәк чибәр, Өчесе дә бигрәк шәп; Берсе — җәүһәр, берсе — гәүһәр, Берсе — энҗе-зөбәрҗәт.
Гаҗәпләнәсең, үтсәләр Өчесе бергә җырлап; Берсе — былбыл, берсе — тургай, Берсе — кенәри сымак. Карап торам күз алмыйча Кызлар барган юллардан; Берсе — уңган, берсе — булган, Берсе — алдынгылардан.
Өчесе дә бер дигәннәр, Ефәктән киенгәннәр. Кайсын сайларга да белмим, Өчесе дә чибәрләр...
|