Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әгъзам Камал

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 январенда Татарстан АССРның Апаc районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1934 елда туган авылында җидееллык мәктәпне, 1937 елда Казан финанс-экономика техникумын тәмамлый. Шушы белгечлек буенча бераз вакыт Тәкәнеш районында, аннары Казанда республика газета-журналлары редакцияләрендә эшли. 1939 елны армиягә китә, хәрби курсларда укый, кече командир дәрәҗәсе ала.

Яшь шагыйрь Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкка китә. Күп кенә сугышларда катнаша, яралана, госпитальдән соң Саратовтагы хәрби училищены тәмамлап офицер була, Сталинград фронтындагы хәлиткеч сугышларда көрәшә һәм 1943 елның 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.

Ә. Камал авылда чакта ук шигырьләр яза башлый. 1938-1939 елларда аның аерым җыентыклары дөнья күрә. Сугыш елларында аның әсәрләре Татарстан матбугатында басылып тора.