"
Ике кояш
Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, —Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.
Борынгыдан бүгенгә кадәр — татар халкының рухи байлыгы. Иң матур шигырьләр, бөек шагыйрьләр бер урында.