Кире кайту

Үз хале турында

Мөхәммәдьяр

✦

«Төхфәи мәрдан» поэмасыннан (1540)

Җан кошыга мескин адәмдер кафәс,
Гакълыңа килгел, фәкыйрь, сән бер нәфәс.

Ятма, торгыл, үтте, күргел кафилә,
Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә.

Нәфсең атыны сыйлама сән, и йар,
Ул (сәне) екмасын менәрдә, зинһар…

…Зәррәчә олуг күрсәң сән үзең,
Кәззаб сән, җөмлә ялгандыр сүзең…

…Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм,
Башсыз юлы, үзе булгай көл-гадәм.

Рәхмәтең дәрьясыдин биргел өлеш,
Тугры юлга биргел (имди) хуш йөреш…

Кафәс – читлек.
Нәфәс – мизгел; сулыш.
Кафилә – кәрван.
"Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә" – "Бирмәсләр өлеш һич тә гамьсезләргә".
Зәррәчә – бик вак кисәкләр санынча.
Кәззаб – бик ялганчы (алдакчы).
"җөмлә ялгандыр сүзең" – "...барлык сүзең ялгандыр".
"Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм" – "Юлга җитәкчесез аяк басма".
"үзе булгай көл-гадәм" – "...үзе бөтенләй юкка чыгар".

Бүлешү:TelegramВКонтакте