Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зыя Мансур

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Юл тазартам

Кемдер сөрә,
Кемдер чәчә,
Кемдер тукый,
Кемдер тегә.
Ә мин менә,
Көн тудымы,
Ябышам һаман себеркегә.

Күп очырдым
Дөнья чүбен
Аңың белән.
Сынатмады ул нәзкәй бил,
Эшләде нык.
Кулларымнан аның әле,
Әле һаман
төшкәне юк.

һәр көн иртән
Торып таңнан,
Һаман,
һаман
Бәйлим билгә алъяпкычым,
Белмим җәен,
белмим кышын.
Үземә күрә, чумып шунда
Төрле уй һәм төрле хискә,
Чыгам эшкә.

Уңда — йортлар,
Сулда — йортлар.
Ә йортларның түбәсендә
Күгәрченнәр гөр-гөр килә.
Күгәрченнәр, җаныйларым,
Сер сөйлиләр
бер-берсенә.

Карый алар
Үрелешеп:
ул тарафтан,
бу тарафтан.
Ә мин
Каен себеркемне
уңга селтим,
сулга тартам:
Кешеләргә бөтен яктан
Гел яхшылык, бәхет теләп,
Юл тазартам,
юл тазартам!

Кемдер таный,
Кемдер көлә:
«Ябышкан дип, себеркегә».
Миндә ләкин
Сер бирү юк,
көлгән кеше
Көлә бирсен гел бер көйгә.
Җитә миңа
Хезмәтемне танучылар,
Зарланмадым
һәм зарланмам мин алардан.

Куанам мин,
Горурланам,
ни әйтсәң дә,
Мин бит әле
юл тазартам!

Ә янымда
Җем-җем итеп
Яна утлар.
Күтәрелә,
ап-ак булып,
Яңа йортлар!
Үтә дуслар
чиста җирдән,
числы җирдән.
Үтегез, үт!
Үтегез, үт!

Көннәрегез
Гөлләр кебек булсын күркәм!
Үтә ташчы,
Үтә җырчы
шушы юлдан.

Үтә курьер,
Үтә министр
шушы юлдан
Казан үтә,
Мәскәү үтә
шушы юлдан.
Ник хурланыйм
Мин бу эштә булуымнан!

Миңа карап авыз ерган
Әлеге «акыл иясе» дә
Үтә барыбер,
шушы юлдан!
Уңда — өйләр,
Сулда — өйләр,
Ә өйләрнең түбәсендә
Күгәрченнәр гөр-гөр килә.
Күгәрченнәр, җаныйларым,
Сер сөйлиләр
бер-берсенә.

Карый алар
Үрелешеп:
ул тарафтан,
бу тарафтан.
Ә мин
Каен себеркемне
уңга селтим,
сулга тартам:
Кешеләргә бөтен яктан
Гел яхшылык, бәхет теләп,
Юл тазартам,
юл тазартам,
юл тазартам.