Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Язгы су

Хәтерлисең микән -
кар астында
Сулар чылтыраган ул кичне?
Җир җылынды йолдыз карашыннан,
Үзәннәргә язгы су төште...

Чылтырады сулар кар астында...
Бу - безнең яз иде!
Әле дә
Митинглы сырхау бу дөньядан
Колакларым тонган хәлемдә,

Элмәк эләр өчен җайлы урын
Эзли торган кыен чакларда
Кар астыннан шул яз чылтыравы
Саркып чыга... Җанны актара.

Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны!
Әллә соң бу үзе - язмышмы? ...
Җем-җем килеп кар астында ага
Мәхәббәтем минем - язгы су...

1992