Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Җан

Иртәгәсен чәчәк атасы көн.
Шуңа күрә күз дә йоммады,
Төн йокысыз таңны көтте шомырт
Бар аклыгы белән
җандагы...

Тамырлардан
яшел ябалдашка
Төне буе аклык үрләде.
Барысын да күрде
язгы шомырт...
Хәер,
шомырт берни күрмәде!

Язгы шомыртка баш салган кызның
Күңелендә бер сүз талпынды.
Эндәшмәде, белмәде лә ул кыз -
Сүзме сон, бу,
әллә ялкынмы?

«Аңламадым... Кем син? - диеп егет
Яз кызыннан гафу үтенде.-
Шомыртмы бу, Кызмы? Әллә мине
Мәңге дөрләтәчәк ут инде?».

...Кабынырмы ул хис сүзләр булып? -
Борчылудан күз дә йоммады,
Төн йокламый
таңны көтте язмыш,
Бар аклыгы белән җандагы...

- Ничә язлар кабатланды инде...
Яз кабынды -
шомырт ак булды,
Исеңдәме - шомырт чәчәк көтте -
Безнең җаннар уртак чак булды.

Шушы көннән бирле Тынгы белмәс
Ут һәм ялкын җанда дөрләде,
Барысын да күрде
язгы шомырт,
Хәер,
Шомырт берни күрмәде!

...Юатулар безгә кирәк түгел,
Ихлас язга кирәк юату:
Чын мәхәббәт -
җирдә юкны табу,
Чын мәхәббәт -
Барны югалту...

1977