Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Зөлфәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Ялта тыкрыгында

Җил
тузанлы юлга шыбырдатып
Койды
Платан яфрагыннан чыкны...
Яктыгарак менеп барыш иде -
Тар тыкрык
тупик булып чыкты.

Платан төбендәге утыргычка
Чүмәште ул,
алды сулыш кысып:
Ютәл белән уятмаска иде
Гөләпләрнең таңгы сак йокысын...

Ычкындырды яка сәдәфен ул.
Эшләпәсен салып куйды янга.
Әсәр өчен түгел -
яшәр өчен
Сулыш җитми менә Галимҗанга...


«Хакмы икән кылган гамәлләрем?
Нишлим икән мин моннан соң?» - дигәч,
Гади генә итеп:
- Эшләгез! - дип,
Иптәш Ленин биргән иде киңәш.


Һәм Галимҗан йөкне ат күк тартты,
Җиңе һәрчак булды сызганулы,
Зарлануны белмәде ул буын,
Танымады сыктау-сызлануны.

Күргәне бар юкса бу тормышта
Үз күзләре белән Галимҗанның
Алмачуар чабыш атларның да
Ярты юлда янып егылганын.

Килми лә шул янып егыласы
Җилле еллар ашкынганда таңга!
Тауга йөк тартканда туктау - үлем...
Икеләтә авыр Галимҗанга.

Тормыш төпләреннән күтәрелеп,
Талпынды ул биектәге утка -
Нишләп илтеп кертте әле язмыш,
Чыгар юлны бикләп тар тыкрыкка?

Ишетелә ярдан диңгез шавы...
Шыбырдаша ташлар күбекләнеп...
Нинди дулкын ярга илтеп бәрде,
Чәрдәкләде олы өметләрне?

...Аһ, сулыш юк, сулыш...
Минме шулай
Гомер уртасында сыгылучы?
Чү!.. Улкае эндәшәме әллә:
- Әти! Әти... Сиңа ни булды соң?!

Юк, юк! Улын да бит югалтты ул...
Болай гына күренәдер күзгә...
Ләкин
Тагын кабатланды тавыш:
- Абый, димен! Нәрсә булды Сезгә?

...Үтеп керде сулыш үпкәләргә.
Тәмам киткән дөнья кайтты кабат...
- Рәхмәт, балам...
Коткардың син мине...
Ташламасын сине шушы савап...

Таныйм да күк... Ялта малаемы?
- Ялтаныкы... Ә мин Сезне беләм!
Әни әйтте: «Ул - Ибраһимов,- диде,-
Казаннан ук шифа эстәп килгән...»

Куркыттыгыз мине...
Әйдә, абый,
Алып төшәм Сезне мин диңгезгә!
Бер явызы адаштырдымы әллә?
Бу тыкрыкта нәрсә калган Сезгә?!

- Бар, диңгезгә ашык, балакаем...
Бар, күңел ач,
Йөгер, ашык ярга!

Адашмабыз...
Андыйлардан түгел...
Без калмабыз, балам, тыкрыкларда!
Йөгер, балам!

...Бакчы, күр син аны -
Нәкъ бит аның улы төсле икән...
Кузгалырга кирәк... Кояш чыккан,
Яфракларда инде чыклар кипкән.
- Юк! - дип,
Тешен кысты кинәт кенә.-
Куркытма, син, язмыш,
юк, куркытма!
Үзебезчә
Без дә кояш идек -
Кала алмый кояш
тын тупикта!

Ул тамаша кылды сабый сыман
Ал гөләпне җилләр селкеткәнен.
...Белә иде,
Сизә иде йөрәк
Алда авыр, канлы юл көткәнен...

1987