Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Заһидә Бурнашева

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Заһидә Хөсаен кызы Бурнашева (революциягә каәрге әдәби псевдонимы - Гыйффәт Туташ) 1895 елның 19 октябрендә хззерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Заһидә башта остабикәгә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары авыл мәктәбендә белем ала. Яшьтән ук китап укырга һәм шигырь язарга һәвәс була.
1913-1914 елларда Мәскәүдә чыккан «Ил» һәм аның дәвамы «Сүз» газеталарында «Гыйффәт Туташ» имзасы белән беренче лирик шигырьләре басыла. Ләкин кызның әдәби иҗат белән шөгыльләнүе әти-әнисенә ошамый: алар Заһидәне өйдә бикләп тота башлыйлар, китапларын яндыралар, укудан, язудан тыялар. Ахырда Заһидә, патриархаль гаилә тәртипләренә түзә алмыйча, туган йортьш ташлап китә. Кызның бу кыю адымы шул чорның матбугатында да унай яңгыраш таба. Әдәби җәмәгатьчелек Заһидәгә ярдәмгә килә: 1915-1917 еллар арасында Мәскәүдә «Гыйффәт Туташ шигырьләре» исеме белән яшь шагыйрәнең бер-бер артлы өч җыентыгы дөнья күрә. Революциягә кадәрге татар хатын-кызларынын аянычлы тормышын реалистик буяуларда тасвирлаган һәм шул гаделсез тормыш тәртипләренә каршы өндәгән бу шигъри җыентыклар шул заман укучылары, бигрәк тә хатын-кызлар арасында киң популярлык казана.
3. Бурнашева Октябрь революциясен шатланып каршы ала һәм, татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән буларак, яңа тормыш өчен актив көрәш юлына баса. 1918 елда ул Коммунистлар партиясенә член итеп алына. Шул ук елда аны Урта Азиягә җаваплы эшкә җибәрәләр. Башта ул Сәмәрканд шәһәрендә «Михнәттәшләр тавышы» («Хезмәттәшләр тавышы», үзбәк телендә) исемле өлкә газетасында эшли, аннары 1919-1920 елларда Төркстан Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә. 1920 елда ул, Көнчыгыш хатын-кызларының бердәнбер вәкиле сыйфатында, Мәскәүдә узган Бөтендөнья коммунист хатын-кызларының Беренче конференциясе эшендә катнаша.
1921-1923 елларда 3. Бурнашева РКЛ(б) Њзәк Комитетының хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли, ә 1924 елның башында яңадан Урта Азиягә китеп, озак еллар буе Төркмәнстан һәм Кыргызстан республикаларындагы партия һәм совет учреждениеләрендә җаваплы вазифалар башкара. Егерменче елларда аның турыдан-туры җитәкчелеге астында төркмән, кыргыз, таҗик һәм үзбәк кызларыннан күп кенә укытучылар, культура, партия хезмәткәрләре хәзерләнә.
3. Бурнашева 1952 елдан пенсиягә чыгып, Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә. 1971 елда аның, архив материалларына, үзенең һәм революция ветераннарының истәлекләренә нигезләп язган «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле китабы дөнья күрә. Күпкырлы иҗтимагый эшчәнлеге һәм укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре өчен 3. Бурнашева «Почет Билгесе» ордены, Үзбәкстан, Кыргызстан Верховный Советлары Президиумының Мактау грамоталары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
Заһидә Бурнашева 1977 елның 5 ноябрендә Казанда вафат булды.