Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Габдулла Тукай

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Авыл мәдрәсәсе

Мәдрәсә дип нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе,
Нәкъ эче азган мөрит, мәҗнүн ишаннар хилкъәсе.

Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәлят,
Яшь гомерләр мөһмәлят чәйнәп була монда һәлак.

Кайсысы «кәптеркү» ди, һәм кайсысы «каптырку» ди;
Чорт ява знат, нәрсә ди, «сентерсү» ди, «саттырсу» ди!

Кыш көне шул мөһмәлятне ач төя төсле күшәп,
Яз көне туктый күшәүдән һәр күсәк угълы күсәк.

Алларында шунда да Коръән була һәм Әфтияк,
Буш түгел букча — китергәннәр аны көчләп төяп.

Кул керенә былчыраткач һәфтиякнең һәр битен,
Уртасыннан капкалап, тәмләп кимергәннәр читен.

Астына мендәр өйгән - күрдем түрендә хәлфәсен,
Ул кырын салган начар, очлы вә кыршылган фәсен.

Килбәте булгач кабахәт, уйладым: иблистер ул;
Бу сасы ис, кем белә, шуннан чәчелгән истер ул.

Мөрит — ишанга ияргән кеше.
Мәҗнүн — юләр.
Хилкъә — түгәрәкләнеп утыру.
Мөһмәлят — буш, мәгънәсез сүзләр.