|
|
Бишек җыруы
Әлли-бәлли итәр бу, Мәдрәсәгә китәр бу; Тыршып сабак укыгач, Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзен, Йом, йом күзең, йолдызым; Кичтән йокың кала да, Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем, Хикәятләр сөйләрем; Сина теләк теләрем, Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син, Минем йөрәк бәгърем син; Куанычым, шатлыгым Тик син минем, синсең, син!
|